2013 елдан башлап җылылык, салкын су белән тәэмин итү һәм су бүлү челтәрләренә тоташтырган өчен түләү (тарифлар) раслау вәкаләтләре Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетына беркетелде.
Тоташтырган өчен законнарда билгеләнгән тәртиптә расланмаган түләү алу, шулай ук тоташтыруга бәйле башка төрле түләүләр таләп итү Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 14.6 статьясының 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту өчен сәбәп була.