1 февральдән башлап “Казан-Аэропорт” маршруты буенча “Бердәмлек” ААҖ шәһәр яны пассажирлык компаниясе ташучысы тарафыннан хезмәт күрсәтелүче 8 пар шәһәр яны поездлары йөри башлады. Хәзер 26 чакрым араны поезд 26 минутта уза, юнәлеше буенча 4 тукталышта туктый: Вахитов, Комбинат, Юбилей һәм Столбище.
Пассажирларны юл бәясе дә сөендерерлек – моннан соң әлеге юнәлештә шәһәр яны тарифлары гамәлдә, алар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнә һәм ераклыкка бәйле. Хәзерге вакытта тулы билет бәясе 30 сум тора, аралыклардагы Вахитов, Комбинат, Юбилей һәм Столбище тукталышларына кадәр – 18 сум, төбәкара һәм федераль ташламалар үз көчендә.
“Казан-Аэропорт” маршруты буенча поездлар хәрәкәтенең яңа расписаниесен төзегәндә ташучы-компания “Казан” халыкара аэропортының очышлар расписаниесен һәм андагы хезмәткәрләрнең эш сәгатьләрен исәпкә алырга тырышты. Шулай ук ул “Казан” вокзалыннан көнчыгыш һәм көнбатыш юнәлешләрдә килүче һәм китүче берничә шәһәр яны поездларының хәрәкәт итү расписаниесе белән дә килештерелде. Яңа расписание буенча поездлар Казаннан 07:20, 10:00, 12:25, 14:10, 16:00, 19:00, 22:00 һәм 00:01 сәгатьләрдә кузгала. Аэропорттан 05:00, 08:30, 11:10, 13:20, 14:55, 16:50, 20:20 һәм 23:00 сәгатьләрдә китәргә мөмкин.