Бүген ТР ТДК киңәшмәләр залында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Оборонэнергосбыт” ААҖ электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүченең эшчәнлек зонасы чикләрен үзгәртү хакында.
2. Татарстан Республикасында 2015 ел өчен социаль хезмәтләрне җан башына финанслау нормативлары нигезендә социаль хезмәтләргә тарифлар билгеләү турында.
Карап тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.