Татарстанда республиканың коммерциячел булмаган Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәкара иҗтимагый контрольлек үзәге эшен башлап җибәрде, ул йортларда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруга корылган. Бу хакта 2015 елның 27 гыйнварында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында булып узган брифингта сөйләделәр.
“Иҗтимагый контрольлек системасы Татарстанда, күпчелек дәрәҗәдә Казанда инде ике елдан бирле эшли, ләкин без хәзер тагын да киңрәк мәйданда эшләү мөмкинлегенә ирештек. Халыкның безгә мөрәҗәгать итүе мөһим. Без ачык диалогка өметләнәбез, чөнки иҗтимагый оешма булып торабыз, кеше бит һәрчакта да нәрсәләр уйлавы хакында түрәләргә сөйләргә әзер түгел”,- диде брифингта катнашкан Төбәкара үзәк җитәкчесе Михаил Застела.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ТКХ өлкәсендә төбәкара иҗтимагый контрольлек үзәге Татарстан буенча 2013 елдан бирле халыкны консультацияләү эшен алып бара. Иң элек эш ТР Иҗтимагый палатасы базасындагы ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контрольлек комиссиясе составында алып барылды. Моннан тыш, 2013 елдан башлап, үзәктәге юристлар иҗтимагый башлангычларда идарәче оешмаларга карата шикаятьләрне һәм дәгъваларны хәл итүдә түләүсез ярдәм күрсәтә килде, шулай ук суд эшләрендә дә катнашты. 2014 елның июлендә “ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәкара иҗтимагый контрольлек үзәге” коммерциячел булмаган партнерлык төзелде. “Үзәкне булдыруда иң зур теләктәшлек белдерүче Татарстан башлыгына аеруча зур рәхмәт җиткерәсе килә”, - диде “ТКХ Контроль” КП (Мәскәү) башкарма директоры Светлана Разворотнева.
Бүген, спикерлар сүзләренә караганда, коммерциячел булмаган партнерлыкның төп бурычы – торак-коммуналь сектор проблемалары буенча консультация, шул исәптән юридик хезмәтләр күрсәтү, өйрәтә торган семинарлар үткәрү, халыкны һәм җәмәгатьчелек оешмаларын ТКХ мәсьәләләре буенча норматив-методик яктан тәэмин итү, гражданнарга күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын мониторинглау. Үзен борчыган сорауларга халык тәүлек буе диярлек консультацияләр һәм җаваплар алырга мөмкин: интернет-кабул итү үз эшен башлап җибәрде, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кайнар линия телефоны эшли (телефон: 236-29-97).
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан әлеге чарада Рәис урынбасары Лилия Борисова катнашты.
“Татар-информ” МА материаллары буенча
http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2015/01/27/439662/?font=big