Бүген ТР ТДК киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булып узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Түбән Кама шәһәрендә шәһәр юнәлешендә гомуми файдаланудагы җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташу буенча чик күләмдә максималь тарифларны билгеләү турында.
2. 2015 елда эчә торган суга һәм су бүлү өчен тарифлар билгеләү турында. (Буа МБ: “Родник” ҖЧҖ; Биектау МБ: “Биектау коммуналь челтәрләре” ААҖ).
Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыгачак һәм Дәүләт комитеты сайтында урнаштырылачак.