Бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы узды, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Түбән Кама шәһәрендә шәһәр юнәлешендә гомуми файдаланудагы җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташу буенча чик күләмдә максималь тарифларны килештерү турында.
2. 2015 елда эчә торган суга һәм су бүлү өчен тарифлар килештерү турында. (Буа МБ: “Родник” ҖЧҖ; Биектау МБ: “Биектау коммуналь челтәрләре” ААҖ).
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары белән килештерелде һәм Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Хакимияте карап тикшерүенә тапшырылды.