Каты көнкүреш калдыкларын юк итү, йогышсызландыру һәм күмү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүматны ачу стандартлары нигезендә һәркем файдалана ала торган мәгълүматны ачу рәвешләрен раслау турында

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының 14.11.2014 ел, №358 боерыгы белән (http://kt.tatarstan.ru/file/old/news/Приказ от 14.11.2014 № 358.pdf) каты көнкүреш калдыкларын юк итү, йогышсызландыру һәм күмү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүче коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүматны ачу стандартлары нигезендә һәркем иркен файдалана ала торган мәгълүматны ачу рәвешләре расланды.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының “Коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан салкын су белән тәэмин итү, су бүлү һәм (яисә) ташландык суларны чистарту, каты көнкүреш калдыкларын юк итү (күмү) өлкәләрендә һәркем файдалана ала торган мәгълүматны ачу рәвешләрен раслау турында” 15.05.2012 ел, №140 боерыгы көчен югалткан дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International