Энергетика һәм коммуналь комплекс өлкәсендә билгеләнгән тарифларга карата аңлашылмаучанлыклар буенча карар кабул иткән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Федераль тарифлар хезмәте (алга таба – Россия ФТХ) шуны хәбәр итә:  аңлашылмаучанлыклар буенча карар кабул иткән өчен дәүләт пошлинасын РФ Салык кодексының 25.3 бүлегендә билгеләнгән тәртиптә һәм “Федераль тарифлар хезмәте тарафыннан федераль бюджет керемнәренең төп администраторы һәм федераль бюджет керемнәре администраторы вәкаләтләрен хәл итү турында” 11.04.2013 ел, №90  Россия ФТХ карары нигезендә түләргә кирәк.

Россия ФТХ 30.12.2014 ел, №ЕП-14642/14 мәгълүмати хатында  аңлашылмаучанлыклар буенча карар кабул иткән өчен дәүләт пошлинасын түләү буенча түләү документларының реквизитлары күрсәтелгән.

Моннан тыш Россия ФТХ шуны да хәбәр итә: аңлашылмаучанлыклар турында гариза мөрәҗәгать итүче бәхәсле дип игълан иткән тариф карарының һәркайсы буенча аерым тапшырыла. Билгеләнгән тарифларга һәм өстәмәләргә карата аңлашылмаучанлыклар буенча карарлар кабул иткән өчен аңлашылмаучанлыклар турында һәр гариза буенча 80 000 сум 00 тиен күләмендә дәүләт пошлинасы түләнә.

 

Мәгълүмати хатка сылтама - http://www.fstrf.ru/about/activity/raznoglasiya/actualno/11/Informatcionnoe_pisymo.pdf

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International