Коммуналь хезмәтләр күрсәтүне куллану нормативлары алардан файдалану юнәлешләреннән, күп фатирлы йортлар һәм торак категорияләреннән чыгып билгеләнәчәк

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Коммуналь хезмәтләр күрсәтүне куллану нормативларын билгеләү тәртибе камилләштерелде. РФ Хөкүмәтенең аерым норматив актларына кертелгән төзәтмәләрдә, аерым алганда, күздә тотылган:

РФ субъектлары дәүләт хакимияте органнары РФ субъекты территориясендә урнашкан барлык яки аерым муниципаль берәмлекләргә карата коммуналь хезмәтләр күрсәтү нормативларын РФ субъекты территориясендә бердәй итеп билгеләүгә этаплап күчү турында карар кабул итүгә хокуклы һәм мондый карар кабул ителү очрагында әлеге күчүне 2016 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча төгәлләргә тиеш;

салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтү нормативларын билгеләгәндә, торакның суҗыйгыч җайланмалар һәм санитария-техник җиһазлар белән тәэмин ителүе дә исәпкә алыначак;

вәкаләтле орган тарафыннан, гамәлдәге норматив расчет ысулы белән билгеләнгән очракта, аналоглар ысулын куллану өчен кирәкле тиешле мәгълүматлар алынганда да коммуналь хезмәтләр күрсәтүне куллану нормативлары үзгәртелә;

күп фатирлы йортларда һәм су суҗыйгыч колонкалардан кулланыла торган торак йортларда салкын су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүне куллану нормативы бер кешегә, законда күздә тотылганча, суны тәүлеклек (еллык) уртача куллану күләменнән чыгып билгеләнә;

2015 елның 1 гыйнварыннан артыклык коэффициенты этаплап арттырылачак, аннан чыгып, шул исәптән, күмәк, индивидуаль яки гомуми (фатир) учет приборлары булганда, торакта салкын су белән тәэмин итү буенча һәм кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүне куллану нормативлары билгеләнә.

“Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында” 23.05.2006 ел, №307 РФ Хөкүмәте карары белән расланган Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең аерым нигезләмәләре үз көчен югалту срогы аныкланды.

Җир кишәрлегеннән һәм ишегалды корылмаларыннан файдаланганда салкын су белән тәэмин итү һәм электр уты белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүнге куллану тәртибе берникадәр үзгәртелде.

Моннан тыш коммуналь хезмәтләр күрсәтүне куллану , шул исәптән:

торакта салкын (кайнар) су белән тәэмин итү;

йортның гомуми ихтыяҗларына салкын (кайнар) су белән тәэмин итү;

җир кишәрлегеннән һәм ишегалды корылмаларыннан файдаланганда салкын су белән тәэмин итү;

газ белән тәэмин итү, күп фатирлы йортлар торагында, шул исәптән фатир тибындагы тулай торакларда электр уты белән тәэмин итү буенча нормативлар билгеләүдә нигез итеп алына торган формалар билгеләнде.

“Коммуналь хезмәтләр күрсәтүне куллану нормативларын билгеләү мәсьәләләре турында” 17.12.2014 ел, №1380 РФ Хөкүмәте карары).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International