Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2015 елга кырык биш юнәлеш буенча меңнән артыграк предприятиенең бәяләрен һәм тарифларны җайга салу эшен төгәлләде. Төп юнәлешләр булып электр энергиясенә, газга, җылылык энергиясенә, суга, ташландык суларны агызуга, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә, транспорт хезмәтләре күрсәтүгә, социаль һәм сәнәгать булмаган өлкә хезмәтләре күрсәтүгә бәяләрне һәм тарифларны җайга салу, шулай ук инженерлык челтәрләренә технологик тоташтыруга түләүне билгеләү тора. Билгеләнгән тарифлар белән Дәүләт комитетының рәсми сайтында (http://kt.tatarstan.ru/) “Тарифлар” - “2015” бүлегендә танышырга була.