Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шуны хәбәр итә: “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 01.12.2014 ел, №408-ФЗ Федераль закон нигезендә, 2015 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена кимендә 5965 сум күләмендә билгеләнә.
Бер үк вакытта шуны да искә төшерәбез: Татарстан Республикасында, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә, 2014 елның 13 августында ТР Профсоюзлар федерациясе белән ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында шартнамәгә (алга таба – шартнамә) кул куелды.
Әлеге Шартнамәдә күздә тотылганча, бу Шартнамәгә кул куелган көннән башлап, Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында минималь хезмәт хакы аена ким дигәндә 6420 сум күләмендә билгеләнә.
Шул сәбәпле, Шартнамәнең 1,4 статьялары нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә икътисадның бюджеттан тыш секторында эшләүче һәм Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып бара торган оешма – юридик зат, юридик зат булып тормаган хосусый эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы башка түләүләрне кертеп) 2014 елның 13 августыннан, әлеге хезмәткәр шушы чорда эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормаларын (хезмәт бурычларын) тулысынча тутырган очракта, 6420 сумнан ким булмаска тиеш.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләренең минималь хезмәт хакы “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында” Федераль закон нигезендә (ягъни 2015 елның 1 гыйнварыннан аена 5965 сум күләмендә) билгеләнә.
Әлеге Шартнамә рәсми рәвештә 2014 елның 19 августында “Ватаным Татарстан” газетасында, 2014 елның 21 августында - “Республика Ттатарстан” газетасында басылып чыкты.
Хезмәт хакының минималь күләмен (Шартнамә нигезендә, 2015 елның 1 гыйнварыннан - Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы өчен – аена кимендә 6420 сум, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен – аена кимендә 5965 сум) түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү ягыннан хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.
Шул сәбәпле, эш вакытының айлык нормасын тулысынча тутырган (хезмәт бурычларын үтәгән) очракта, үзләренә бер айга исәпләнгән хезмәт хакы билгеләнгән әлеге минималь хезмәт хакы күләменнән кимрәк булып чыкканда, хезмәткәрләр үзләренең хезмәткә хокукларын яклау һәм хокукый чаралар күрү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органарына мөрәҗәгать итә алалар.
Безнең белешмә: Административ хокук бозулар турында РФ кодексының “Хезмәт турында һәм хезмәтне саклау турында законнарны бозу” 5.27 статьясы
1. Хезмәт турында һәм хезмәтне саклау турында законнарны бозу -
вазыйфаи затларга бер меңнән биш мең сумга кадәр; юридик зат ясамыйча эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баручы затларга - бер меңнән биш мең сумга кадәр административ штраф салуга яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлеген административ туктатып торуга; юридик затларга – утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салуга яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлеген административ туктатып торуга китерә.
2. Элек тә шундый ук административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан хезмәт турында һәм хезмәтне саклау турында законнарны бозу бер елдан өч елга кадәр дисквалификациягә китерә.