Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачуны 2015 елга тариф билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 30 көннән дә соңга калмыйча хәл итү зарурилыгы турында искә төшерә.
Мәгълүмат ачу стандартлары “Коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларын раслау турында” 30.12.2009 ел, №1140, “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында” 17.01.2013 ел, №6, “Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәре оешмалары һәм җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында” 05.07.2013 ел, №570 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары белән расланган.
Күрсәтелгән срокларда түбәндәге мәгълүматлар ачылырга тиеш:
– җайга салынулы товарларны җибәрү һәм (яки) җайга салынулы хезмәтләрне күрсәтү шартлары турында;
– салкын су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыруга (технологик тоташтыру) бәйле технологик, техник һәм башка чараларны үтәү тәртибе турында;
– 2014 елга каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүгә тарифларны (тарифларга өстәмәләр) билгеләүдә исәпкә алынган финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре, шулай ук каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү өлкәсендә инвестицион программалар турында.
Норматив-хокукый актлар, шулай ук мәгълүмат ачу формалары “Мәгълүмат ачу” бүлегендә китерелгән.
-------------------------------------------------------------------------
Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 1 бүлегендәге 19.8.1. статьясы нигезендә, табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының җайга салынулы эшчәнлеге турында билгеләнгән мәгълүмат ачу стандартларын һәм мәгълүмат тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын бозу (табигый монополияләр субъектларының һәм (яки) коммуналь комплекс оешмаларының мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын кертеп) вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Шундый ук административ хокук бозу өчен элек административ җәзага тартылган вазыйфаи зат тарафыннан административ хокук бозу бер елдан өч елга кадәр дисквалификацияләнүгә китерә.