Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. “Оборонэнергосбыт” ААҖ электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүченең өстәмә сату хакын билгеләү турында тариф эшен карап тикшерүне туктату хакында.
2. “РСК” ҖЧҖ тарафыннан кулланучыларга җибәрелә торган җылылык энергиясенә һәм “РСК” ҖЧҖ тарафыннан кулланучыларга, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында эшне карап тикшерүне туктату хакында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.