Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сату базарында электр энергиясен (егәрлек) җибәрүче “Татэнергосбыт” ААҖ электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүченең өстәмә сату хакын билгеләү турында.
2. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары челтәрләре аша электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә бердәм (котел) тарифларны билгеләү турында.
3. 2015 елга, кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә (егәрлек) тарифларны билгеләү турында.
4. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.