Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2014 елның 16 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы территориясендә ваклап сату базарында электр энергиясен (егәрлек) җибәрүче “Татэнергосбыт” ААҖ электр энергиясен гарантияле төстә җибәрүченең өстәмә сату хакын килештерү турында.

2. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары челтәрләре аша электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә бердәм (котел) тарифларны килештерү турында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International