Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2014 елның 15 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Кайнар су белән тәэмин итүнең ачык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.

2. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны билгеләү турында.

3. Эчәргә яраклы суга, техник суга, ташландык суларны агызуга, эчәргә яраклы суны транспортлауга һәм ташландык суларны транспортлауга тарифларны билгеләү турында.

4. 2015 елга, кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә (егәрлек) тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International