Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Кайнар су белән тәэмин итүнең ачык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында.
2. Кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифларны килештерү турында.
3. Эчәргә яраклы суга, техник суга, ташландык суларны агызуга, эчәргә яраклы суны транспортлауга һәм ташландык суларны транспортлауга тарифларны килештерү турында.
4. 2015 елга, кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә (егәрлек) тарифларны килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.