Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1.Татарстан Республикасында халык өчен һәм аңа тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясе бәяләренә (тарифлар) кимү коэффициентларын билгеләү турында.
2. 2015 елга Татарстан Республикасы буенча халык өчен һәм аңа тигезләштерелгән кулланучылар категорияләре өчен электр энергиясенә бәяләрне (тарифлар) билгеләү турында.
3. Газ куллана торган җиһазларны “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ газ бүлү челтәрләренә технологик тоташтыру өчен стандартлаштырылган тариф ставкаларын билгеләү турында.
4.2015 елга, электр энергиясен җитештерүнең билгеләнгән генерацияләү егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан зуррак булган “ТГК-16” ААҖ җылылык энергиясе чыганакларында электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
5. 2015 елга, җылылык китерүче җитештерелә торган чыганакларга ия булучы “ТГК-16” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында.
6. 2015 елга, “Генерацияләү компаниясе” ААҖ тарафыннан кулланучыларга, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында.
7. 2015 елга, “Генерацияләү компаниясе” ААҖ тарафыннан Казан ш., Чаллы ш., Зәй ш., Түбән Кама ш., Афанас, Красный Ключ авыл җирлекләрендә кулланучыларга җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
8. 2015 елга, кулланучыларга “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы – Алабуга ТЭЦ” тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
9. 2015 елга, җылылык энергиясен югалтуны компенсацияләү максатыннан чыгып, җылылык энергиясен сатып алучы җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга, җылылык челтәре оешмаларына җылылык белән тәэмин итүче бердәм оешма - “Генерацияләү компаниясе” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
10. 2015 елга, җылылык челтәре оешмалары тарафыннан җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.
(“Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “КАМАЗ-Энерго” ҖЧҖ; Түбән Кама МР: “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казтрансстрой” ААҖнең УмиТ филиалы, “Химград” индустриаль паркы” ҖЧҖ, “Савиново” ҖЧҖ, “Энерготранзит” ҖЧҖ).
11. 2015 елга, кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында.
(Түбән Кама МР: Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ, “Энергошинсервис” ҖЧҖ, “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: Казан “Оргсинтез” ААҖ).
12. “Озак сроклы җайга салу чорына, кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында” 20.12.2013 ел, №5-56/тэ Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.
(Әлмәт МР: “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Элекон заводы” ААҖ).
13. 2015 елга, кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә (егәрлек) тарифларны билгеләү турында.
(Әгерҗе МР: “Тепло” ҖЧҖ, “Теплосбыт” ҖЧҖ; Алабуга МР: “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ; Зеленодол МР: “Осиново инженерлык челтәрләре” ААҖ, “Казан җылылык белән тәэмин итү предприятиесе” ҖЧҖ; Түбән Кама МР: Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ, “Энергошинсервис” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казэнерго” ААҖ, “Казан силикат стена материаллары заводы” ҖЧҖ, Казан “Оргсинтез” ААҖ).
14. Эчәргә яраклы суга, техник суга, ташландык суларны агызуга, эчәргә яраклы суны транспортлауга һәм ташландык суларны транспортлауга тарифларны билгеләү турында.
16. “Каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында” 29.11.2013 ел, №10-53/кс Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакында.
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.