2014 елның 1 декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә бәя ясалу нигезләренә үзгәрешләр кертү турында” №1289 карары (алга таба – РФ Хөкүмәте карары) кабул ителде. Аның нигезендә 2015 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны билгеләүдә түбәндәгеләрне исәпкә алырга кирәк.
Норматив табыш җайга салуның озак сроклы параметрлары исемлегеннән төшереп калдырыла (аренда яки концессион килешүләрне төзү очракларыннан тыш), бу җайга салуның озак сроклы чоры эчендә яңа инвестицион программа раслау яки расланган инвестицион программаны үзгәртү турында карарлар кабул итү очрагында норматив табыш күләмен үзгәртү мөмкинлеге бирәчәк.
Расланган инвестицион программаның гамәлдә булу срогы беренче озак сроклы җайга салу чоры эчендә төгәлләнгән очракта инвестицион программаның гамәлдә булу елыннан соң килгән елларга норматив табыш күләме инветицион программаның гамәлдә булуының соңгы елындагы норматив табыш күләмендә һәм мондый оешманың инвестицион программасын тормышка ашыру өчен кирәкле булган коммуналь комплекс оешмалары кулланучылары өчен бәяләргә (тарифлар) өстәмәләр күләменә туры килә торган средстволар күләме дәрәҗәсендә билгеләнә (2013 елның 1 гыйнварына кадәр коммуналь комплекс оешмалары тарифларын дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе законнары нигезендә җайга салынулы оешма өчен мондый өстәмәләр инвестицион программаның гамәлдә булуының соңгы елында гамәлдә булудан туктаса).
Шул ук вакытта беренче озак сроклы җайга салуның тиешле елына инвестицион программа расланмаган очракта мондый чорга билгеләнгән норматив табыш күләме киметелергә тиеш.
РФ Хөкүмәте карары нигезендә шулай ук кайнар су белән тәэмин итүнең, салкын су белән тәэмин итүнең һәм (яки) ташландык суларны агызуның үзәкләштерелгән системаларына, берничә концессион килешүләр һәм (яки) аренда килешүләре нигезендә дәүләт милкендә яки муниципаль милектә булган шундый системаларның аерым объектларына ия булучы җайга салынулы оешма өчен озак сроклы тарифлар билгеләнә торган срокны билгеләү тәртибен һәм икътисадый нигезләнгән чыгымнар ысулын куллану критерийларын аныклаган үзгәрешләр дә кертелә.