2014 елның 12 декабрендә, Россия Федерациясе Конституция көнендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җирле вакыт буенча 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатъкәчә гражданнарны кабул итүнең гомумроссия көне уздырыла.
Шәхсән кабул итү чират тәртибендә, шәхесне раслаучы документ (паспорт) күрсәтү нигезендә хәл ителә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты түбәндәге өлкәләрдә тарифларны, бәяләрне, өстәмә түләүләрне, өстәмә хакларны һ.б. дәүләти җайга салуны башкара:
* электр һәм җылылык белән тәэмин итүне дәүләти җайга салу өлкәсендә;
* газ белән тәэмин итү буенча бәяләрне һәм тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә;
* коммуналь комплекс оешмаларын дәүләти җайга салу өлкәсендә;
*транспортны дәүләти җайга салу өлкәсендә;
* социаль өлкәне дәүләти җайга салуда;
*урман хуҗалыгында тарифларны җайга салу өлкәсендә;
* җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә;
* Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тарифларны һәм бәяләрне дәүләти җайга салу буенча башка вәкаләтләрне хәл итә.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты үз компетенциясе чикләрендә:
* Татарстан Республикасы территориясендә бердәм бәя һәм тариф сәясәтен тормышка ашыруны тәэмин итә;
* җитештерү процессларында ресурсларны сак тоту технологияләрен куллануны тәэмин итәрдәй икътисадый этәргечләр булдыра;
*нәтиҗәлелеген арттыру һәм тарифларны оптимальләштерү өчен электр энергетикасы комплексында көндәшлек мохите булдыра;
* ресурсларны сак тоту буенча дәүләт сәясәтен эшләүдә катнаша;
*ресурсларны сак тоту өлкәсендә эшчәнлекнең стратегик юнәлешләрен билгели;
* җитештерү процессларында һәм коммуналь-көнкүреш өлкәсендә ресурсларны сак тоту технологияләрен булдырырдай икътисадый механизмнар эшли;
* товарларның һәм хезмәтләр күрсәтүләрнең җайга салынулы төрләре белән тәэмин итүчеләр (эш башкаручылар) белән кулланучылар арасында икътисадый мәнфәгатьләр балансын килештерү механизмын булдыра.
Кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефоннар: (843)221-82-51, (843)221-82-52.