Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

1.2015 елга, электр энергиясен җитештерүнең билгеләнгән генерацияләү егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан зуррак булган “ТГК-16” җылылык энергиясе чыганакларында электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

2. 2015 елга, җылылык китерүче җитештерелә торган чыганакларга ия булучы “ТГК-16” ААҖ тарафыннан җитештерелә торган җылылык китерүчегә тарифларны килештерү турында.

3. 2015 елга, “Генерацияләү компаниясе” ААҖ тарафыннан Казан ш., Чаллы ш., Зәй ш., Түбән Кама ш., Афанас, Красный Ключ авыл җирлекләренә җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

4. 2015 елга, кулланучыларга “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы – Алабуга ТЭЦ” тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

5. 2015 елга, җылылык энергиясен югалтуны компенсацияләү максатыннан чыгып,җылылык энергиясен сатып алучы җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга, җылылык челтәре оешмаларына җылылык белән тәэмин итүче бердәм оешма - “Генерацияләү компаниясе” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

6. Эчәргә яраклы суга. Техник суга, ташландык суларны агызуга, эчәр суны транспортлауга үҗм ташландык суларны транспортлауга тарифларны килештерү турында.тарифларны килештерү турында.

7.Эчәр суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International