Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы (24.11.2014 ел, №26623-ГБ/04) салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу килешүләрен төзү үзенчәлекләрен аңлатты.
Аерым алганда, РФ Хөкүмәтенең 29.07.2013 ел, №645 карары белән расланган Салкын су белән тәэмин итүнең типовой килешүенә һәм Ташландык суларны агызуның типовой килешүенә нигезләнеп, транспортлау турында килешүләрдә транспортлауга билгеләнгән тиешле тарифны күрсәтү зарурилыгы турында хәбәр ителә.
Килешүгә расланган тиешле типовой килешүләрдәге шартларны кертмәү хокукка каршы килә дип санала һәм ул мондый килешүне гамәлдә түгел дип тануга нигез булып хезмәт итәргә мөмкин.
Салкын су белән тәэмин итүне һәм ташландык суларны агызуны хәл итүче суүткәргеч-канализация хуҗалыгы яки салкын суны һәм ташландык суларны транспортлауны хәл итүче оешма тарафыннан салкын суны транспортлауга тиешле килешү яки ташландык суларны транспортлауга килешү төзү мәҗбүри булып тора.
Гарантияләүче оешма яки транзит оешма транспортлауга билгеләнгән тарифка ия булганда нигезле сәбәпсез суны яки ташландык суларны транспортлау буенча килешү төзүдән баш тартса, шул ук вакытта фактта транспортлауны хәл итсә, икенче як тиешле килешү төзүгә мәҗбүр итү турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шунысы да аңлатып үтелгән: транзит оешма җайга салуның беренче чорына транспортлауга тариф билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, гаризага суны (ташландык сулар) транспортлауга килешү (килешүләр) күчермәләрен мәҗбүри төстә кушып бирү таләп ителми. Җайга салуның икенче һәм шуннан соңгы чорларына тарифны билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать иткәндә, гаризага мөрәҗәгать итү вакытында гамәлдә булган транспортлау килешүләре күчермәләре кушып бирелергә тиеш.