Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыруга индивидуаль тарифларны килештерү һәм башлыча бер кулланучыга хезмәт күрсәтә торган челтәр оешмалары өчен тарифлар билгеләү турында.
2. Тоташтырыла торган җылылык энергиясе берәмлеге исәбеннән “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы - Чаллы җылылык челтәрләрен җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне килештерү турында.
3. Тоташтырыла торган җылылык энергиясе берәмлеге исәбеннән “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы - Түбән Кама җылылык челтәрләрен җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне килештерү турында.
4. Тоташтырыла торган җылылык энергиясе берәмлеге исәбеннән “Генерацияләү компаниясе” ААҖ филиалы - Казан җылылык челтәрләрен җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне килештерү турында.
5. Тоташтырыла торган җылылык энергиясе берәмлеге исәбеннән “Казэнерго” ААҖне җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне килештерү турында.
6. 2015 елга көнкүреш ихтыяҗлары өчен Татарстан Республикасында яшәүчеләргә сатыла торган сыекландырылган газга ваклап сату бәяләрен килештерү турында.
7. 2015 елга, җылылык энергиясе коллекторларында электр энергиясен җитештерүнең билгеләнгән генерацияләү егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан зуррак булган “Генерацияләү компаниясе” ААҖнең җылылык энергиясе чыганакларында электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
8. 2015 елга кулланучыларга, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга “Генерацияләү компаниясе” ААҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны килештерү турында.
9. 2015 елга кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны килештерү турында.
10. 2015 елга кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә (егәрлек) тарифларны килештерү турында.
(Әлмәт МР: “Альтехносервис” ҖЧҖ, “Тепло-Энергосервис+” ҖЧҖ, “Тепло-Энергосервис” ҖЧҖ; Азнакай МР: “Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ (Азнакай ш., Актүбә ш.т.б.); Бөгелмә МР: “РЖД” ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү үзәк дирекциясенең структур подразделениесе – җылылык-су белән тәэмин итү буенча Куйбышев дирекциясенең Бөгелмә территориаль участогы; Чүпрәле МР: “Прогресс” МУП; Түбән Кама МР: “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хужалыгы” ААҖ; “ТАНЕКО” ААҖ; Сарман МР: “Азнакай җылылык челәрләре предприятиесе” ААҖ (Җәлил б.); “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге; “Казан оптика-механика заводы” ААҖ; “Казан илкүләм тикшеренү-технологик университеты” ВПО ФГБОУ, “Казан төзелеш-сервис компаниясе” ҖЧҖ, “Карсар” ҖЧҖ).
11. Эчәргә яраклы суга, техник суга, ташландык суларны агызуга, эчәргә яраклы суны транспортлауга һәм ташландык суларны транспортлауга тарифларны килештерү турында.
(Баулы МР: Баулы муниципаль районының “Водоканал” муниципаль казна предприятиесе; Балтач МР: “Балтач МПП ЖКХ” ААҖ; “Идарә” ҖЧҖ; “Чепья МПП ЖКХ” ҖЧҖ; Алабуга МР: “Водолей М” ҖЧҖ; “Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” автоном учреждениеләре (Әлмәт, Бехтерев, Большое Елово, Олы Кәчек, Костенеево, Лекарево, Морт, Иске Күклүш, Иске Юраш, Яковлево авыл җирлекләре);
Кама Тамагы МР: “УЮТ” МУП, “Куйбышев затоны коммуналь челтәрләре” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Теплоснабсервис” ҖЧҖ, “Пивоварня “Москва-Эфес” ЯАҖ, “Славянка” ААҖнең “Казанский” филиалы (Лаеш, Биектау МР, Зеленодол ш., Казан ш. муниципаль берәмлеге кулланучылары), Лаеш МР: “КомЭкоКомплекс” ҖЧҖ, Казан район нефтьүткәргеч идарәсе (“Төньяк-көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләр” ачык акционерлык җәмгыяте), “ТрастИнвестСтрой” ҖЧҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, “Карсар” ҖЧҖ, Менделеев МР: “Менделеевсказот” ҖЧҖ, “Татгазэнерго” ЯАҖ, “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ, Тукай МР: “Стоки-Ерыклы-Сидоровка” ҖЧҖ, “Круглое Поле коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ, “Татнефть-АЗС Центр” ҖЧҖ, Яңа - коммуналь челтәрләр” ҖЧҖ, “Нефтебаза” ТСЖ, «Татарстан коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Ютазы МР: “Урыссу водоканалы” ҖЧҖ).
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды