2015 елда ерак араларга йөри торган поездлар пассажирлары билет бәясенең 30 процентына кадәр күләмдә акчасын янга калдыра алачак.
“ФПК” ААҖнең дәүләт эчендә йөри торган поездларының купе вагоннарындагы өске урыннарына “Алан планлаштырып куй!” дигән махсус тариф буенча, билетны алдан сатып алганда, 30 процентка кадәрге ташлама белән билетлар сатыла башлады. Әлеге тәкъдим 2015 елның 12 гыйнварыннан 29 апрельгә һәм 14 сентябрьдән 23 декабрьгә кадәр гамәлдә булачак.
“Алан планлаштырып куй!” дигән махсус тариф билетны отышлы бәядән сатып алу мөмкинлеге бирә: пассажир никадәр алданрак сатып алса, билет бәясе шуның кадәр очсызрак булачак.
Әйтик, поездның юлга кузгалу көненә 45–31 тәүлек калганда, купе вагонының өске урынына юл йөрү документы бәясе – 30 процентка, ә инде поезд юлга кузгалырга 30-11 көн калганда – 5 процентка очсызрак булачак. Шул ук вакытта поезд юлга кузгалырга 30-11 көн калганда, купе вагоннарында түбәнге урыннарга утырып бару бәясенә 5 процент күләмендә өстәмә түләү каралган. Поезд юлга кузгалырга 10 көн калганда, купе вагоннарының өске урынында утырып бару бәясе – 5 процентка, ә түбәнге урынына – 10 процентка кыйммәтрәк торачак.
Махсус тарифлар “Динамикалы төстә бәя ясалу”системасына кертелгән поездларда баруга һәм пассажирларның оештырылган төркемнәренә карата кулланылмый. Махсус тарифлар буенча бирелә торган ташламалар бергә кушылмый һәм автомат рәвештә билет бәясенә кертелә. Ташламалар фәкать зурларга билгеләнгән тариф буенча билет сатып алганда гына бирелә. Махсус тарифлар турында тулырак мәгълүматлар белән “РЖД” сайтында танышырга була.
Мәгълүматны “РЖД” ААҖ филиалы – Горький тимер юлының Казан төбәге Корпоратив коммуникацияләр хезмәте тапшырды