1-10 декабрьдә Казанда, Халыкара инвалидлар көненә багышлап, Инвалидлар декадасы уздырыла. Бу көн ел саен 3 декабрьдә билгеләп үтелә. ТР башкаласында декада чорында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен төрле чаралар оештырылачак. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, әйтик, муниципаль музейларга һәм Казан зооботаника бакчасына бушлай керә алачак. Моннан тыш шәһәребезнең барлык районнарында инвалидлар өчен хәйрия мәҗлесләре, шулай ук “Ярдәм итәргә ашыгабыз”, “Фатирны тәртипкә салабыз”, “Кайгырту” кебек акцияләр үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре дә, “Балачак шатлыгы” хәйрия фондына ярдәм итеп, балалар церебраль параличыннан интегүче һәм начар күрүче инвалид-балалар өчен оештырылган хәйрия акциясендә катнашты.