Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Тоташтырыла торган җылылык нагрузкасы егәрлеге берәмлеге исәбеннән “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
2. Тоташтырыла торган җылылык нагрузкасы егәрлеге берәмлеге исәбеннән “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне билгеләү турында.
3. “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны билгеләү турында.
4. “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖнең үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны билгеләү турында.
5. “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны билгеләү турында.
6. “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖнең үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны билгеләү турында.
7. Казан шәһәре “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны билгеләү турында.
8. Казан шәһәре “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны билгеләү турында.
9. “Даими яки вакытлыча гына стационар булмаган социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйләрендә социаль хезмәт күрсәтү” дәүләт хезмәтеннән файдаланучыларга күрсәтелә торган гарантияләнгән социаль хезмәтләр күрсәтү исемлегендәге социаль хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны билгеләү турында.
10. 2015 елга җылылык энергиясе чыганаклары коллекторларында электр энергиясен җитештерүнең билгеләнгән генерацияләү егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган “Урыссу ГРЭС ТГК” ЯАҖ җылылык энергиясе чыганагы тарафыннан электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
11. 2015 елга кулланучыларга “Урыссу ГРЭС ТГК” ЯАҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.
12. 2015 елга кулланучыларга, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында.
(“Урыссу ГРЭС ТГК” ЯАҖ, “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖ).
13. Эчәргә яраклы суга, техник суга, ташландык суларны агызуга, ташландык суларны транспортлауга тарифларны билгеләү турында.
(Алексеевск МР: “Алексеевск водоканалы” ААҖ; Әлки МР:
“Әлки коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Әлмәт МР: “УПТЖ для ППД” ҖЧҖ; Бөгелмә МР: “Нефтьче” идарәче компаниясе” ҖЧҖ; Буа МР: “Буа водоканалы” ЯАҖ; Югары Ослан МР: “Югары Ослан районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ; Алабуга МР: “Алабуга водоканалы” МУП; “Алабуга автомобиль заводы” җитештерү берләшмәсе” ААҖ; “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ; Зеленодол МР: “МКД Сервис” ҖЧҖ; “Водоканалсервис” ААҖ филиалы - “Зеленодол водоканалы”, “Осиново инженерлык челтәрләре” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казан “Оргсинтез” ААҖ; “Генерацияләү компаниясе”ААҖнең Казан ТЭЦ-1; Лениногорск МР: “Бәкер” санаторие ЛПУП; Мамадыш МР: “Мамадыш водоканалы” ААҖ; “Просто молоко” идарәче компаниясе ҖЧҖнең “Мамадыш сыр-май комбинаты” филиалы; Менделеев МР: “Тихоново-сервис” торак милекчеләре ширкәте; Түбән Кама МР: “Водоканал-КП” ҖЧҖ, “Жилкомсервис” ҖЧҖ; Яңа Чишмә МР: “Яңа Чишмә МПП ЖКХ” ҖЧҖ; Саба МР: “Саба МПП ЖКХ” ААҖ; “Саба районы Шәмәрдән МПП ЖКХ” ААҖ; Спас МР: “УКС” ААҖнең “Спас” филиалы; Тәтеш МР: “Тәтеш водоканалы” ААҖ; Чистай МР: “Стройтех ЯАҖнең “Чистай водоканалы” филиалы).
14. 2015 елга кулланучыларга “Индустриаль парк - Сервис идарәче компаниясе” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны билгеләү турында.
15. 2015 елга кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә (егәрлек) тарифларны килештерү турында.
(Баулы МР: “Татгазэнерго” ЯАҖнең “Баулы” филиалы; Бөгелмә МР: “Бөгелмә №1 икмәк продуктлары комбинаты” ЯАҖ; “Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Буа МР: “Буа җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Алабуга МР: “Алабуга Сөте” ААҖ; Зеленодол МР: “Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе” ААҖ; “Нурлат МПП ЖКХ” МУП; “Зеленодол җылылык челтәрләре предприятиесе”ААҖ; Лениногорск МР: “Шөгер МПП” ААҖ; Менделеев МР: “Татгазэнерго” ЯАҖнең “Менделеев” филиалы; Минзәлә МР: “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “КамгэсЗЯБ” ҖЧҖ; Сарман МР: “Җылылык челтәрләре” ҖЧҖ; Ютазы МР: “Теплосервис” МУП; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казан вертолет заводы” ААҖ; “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ, “Теплоконтроль” ААҖ; “Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Казанькомпрессормаш” ААҖ, “РЖД” ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциясенең җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясе Казан территориаль участогы, “Пивоварня Москва -Эфес” ЯАҖ).
16. Озак сроклы җайга салу чорына Татарстан Республикасында кулланучыларга җибәрелә торган җылылык энергиясенә (егәрлек) тарифларны билгеләү турында.
(Арча МР: “Яңа Кенәр МПП ЖКХ” ААҖ, “Тепло-Сервис” ҖЧҖ; Әтнә МР: “Әтнә ЖКХ” МУП; Кукмара МР: “ВодоТехноСервис” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казан Кремле” музей-тыюлыгы” ГБУ).
17. “Озак сроклы җайга салу чорына кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында” 18.12.2013 ел, №5-53/тэ Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү турында.
(Алабуга МР: “Тепловик” ҖЧҖ; Кама Тамагы МР: “Таткоммунпромкомплект” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “СКП “Татнефть - Ак Барс” ҖЧҖ; “Шимко исемендәге “Радиоэлектроника” фәнни-җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “ХЭ Шаматов И.К.”).
Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар, дәүләт теркәвенә алынганнан соң, массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.