Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны килештерү турында (13 оешма).
2. 2015 елга җылылык энергиясе чыганаклары коллекторларында электр энергиясен җитештерүнең билгеләнгән генерацияләү егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган “Урыссу ГРЭС ТГК” ЯАҖ җылылык энергиясе чыганагы тарафыннан электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
3. 2015 елга кулланучыларга “Урыссу ГРЭС ТГК” ЯАҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
4. 2015 елга кулланучыларга, җылылык белән тәэмин итүче башка оешмаларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларныкилештерү турында.
(“Урыссу ГРЭС ТГК” ЯАҖ, “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖ).
5. 2015 елга җылылык энергиясе чыганаклары коллекторларында электр энергиясен җитештерүнең билгеләнгән генерацияләү егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган “Түбән Кама ТЭЦ” ҖЧҖ җылылык энергиясе чыганагы тарафыннан электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.