Территориаль челтәр оешмалары җитәкчеләре игътибарына!

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия Федераль тарифлар хезмәтенең рәсми сайтына “Россия ФСТ 21.11.2014 ел, №ЕП-12858/12 мәгълүмати хаты” урнаштырылган. Анда Россия ФСТ тарафыннан эшләнгән Территориаль челтәр оешмаларының җайга салынулы эшчәнлек алып бару өчен кирәкле контрольдә тотылырга тиешле чыгымнарының база күләмен һәм аналогларны чагыштыру ысулын кулланып операцион, контрольдә тотылырга тиешле чыгымнарның нәтиҗәлелек индексын билгеләү буенча методик күрсәтмәләр проекты буенча җәмәгатьчелектә фикер алышу уздырылып, проектның Россия Энергетика министрлыгына һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгына килештерүгә җибәрелүе турында хәбәр ителә.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2015-2019 елларга электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны билгеләүдә аналогларны чагыштыру ысулын куллану  мөмкинлеге турында хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International