Тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарыннан (алга таба – җайга салу органнары) “Электр челтәре комплексында аралаш субсидияләү күләмен киметү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында” 31.07.2014 ел, №750 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының 5 пункты (алга таба - №750 карар) нормаларын дөрес аңлау һәм куллану ягыннан аңлатмалар бирү мәсьәләләре буенча күп санлы мөрәҗәгатьләре алыну сәбәпле, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.
№750 карарның 5 пункты нигезендә, җайга салу органнарына 2014 елның 1 декабренә кадәр территориаль челтәр оешмалары эшчәнлеген җайга салуның түбәндәге озак сроклы параметрларын яңадан карау турында карар кабул итәргә кирәк:
* операцион, контрольдә тотылырга тиешле чыгымнарның база күләме, “Электр энергетикасында җайга салынулы бәяләр (тарифлар) һәм тариф карарларын кабул итү өлкәсендә бәя кую нигезләренә үзгәрешләр кертү турында” 24.10.2013 ел, №953 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарының 2 пункты (алга таба - №953 карар) нигезендә, Россия Федераль тарифлар хезмәте белән килештереп билгеләнгән территориаль челтәр оешмаларының контрольдә тотылырга тиешле чыгымнарының база күләменнән тыш;
* электр челтәрләре аша тапшырганда электр энергиясенең технологик чыгымы (югалтулар), шул исәптән №750 карарның 4 пунктында күрсәтелгән нормативлар нигезендә, күләмнәре.
Шул ук вакытта шуны да билгеләп үтәргә кирәк дип саныйбыз: №750 карарның 5 пунктында күрсәтелгән бурыч җайга салу органнарына эшчәнлекләрен җайга салу инвестицияләнгән капиталның табышлылык ысулын һәм кирәкле тулаем керемне озак сроклы индексацияләү ысулын куллану нигезендә хәл ителә торган, үзләре өчен 2014 ел озак сроклы җайга салуның соңгы елы булып тормаган территориаль челтәр оешмалары эшчәнлеген җайга салуның тиешле озак сроклы параметрларын яңадан карау турында карар кабул итү зарурилыгын китереп чыгара.
Үзләре өчен 2015 ел чираттагы озак сроклы җайга салу чорының беренче елы булып торган территориаль челтәр оешмаларына карата җайга салуның озак сроклы параметрлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 29.12.2011 ел, №1178 карары белән расланган Электр энергетикасында җайга салынулы бәяләр (тарифлар) өлкәсендә бәя кую нигезләренең нигезләмәләрен исәпкә алып билгеләнә
Моннан тыш шуны да игътибарыгызга җиткерәбез: электр энергетикасы өлкәсендә гамәлдәге закон нигезендә, эшчәнлекләрен җайга салу инвестицияләнгән капиталның табышлылык ысулын куллану нигезендә хәл ителә торган территориаль челтәр оешмаларының озак сроклы җайга салу параметрларын җайга салу органнары тарафыннан яңадан карау, гариза нигезендә, Россия Федераль тарифлар хезмәте белән килештереп һәм Бәя кую нигезләренең 12 пункты таләпләреннән чыгып гамәлгә ашырыла.
Эшчәнлекләрен җайга салу кирәкле тулаем керемне озак сроклы индексацияләү ысулын куллану нигезендә хәл ителә торган территориаль челтәр оешмалары эшчәнлеген җайга салуның озак сроклы параметрларын Россия Федераль тарифлар хезмәте белән килештерү таләп ителми.
№750 карарның 5 пунктындагы 2 абзацы нигезендә операцион, контрольдә тотылырга тиешле чыгымнарның база күләмен билгеләү, Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 30.03.2012 ел, №228-э боерыгы белән расланган Инвестицияләнгән капиталның табышлылык ысулын куллану нигезендә тарифларны җайга салу буенча методик күрсәтмәләр, Россия Федераль тарифлар хезмәтенең 17.02.2012 ел, №98-э боерыгы белән расланган Кирәкле тулаем керемне озак сроклы индексацияләү ысулын куллану нигезендә билгеләнә торган электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны исәпләү буенча методик күрсәтмәләр нигезендә икътисадый нигезләнгән чыгымнар ысулын кулланып исәпләнгән контрольдә тотылырга тиешле чыгымнарның база күләме өлеше һәм Җайга салу эшчәнлеген хәл итү өчен кирәкле территориаль челтәр оешмаларының контрольдә тотылырга тиешле чыгымнарының база күләмен һәм аналогларны чагыштыру ысулы белән операцион, контрольдә тотылырга тиешле чыгымнарның нәтиҗәлелек индексын билгеләү буенча методик күрсәтмәләргә (алга таба - Аналогларны чагыштыру ысулын куллану буенча методик күрсәтмәләр) туры китереп исәпләнгән контрольдә тотылырга тиешле чыгымнарның база күләме өлешенең суммасы буларак хәл ителә.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: Россия Федераль тарифлар хезмәте тарафыннан эшләнгән Территориаль челтәр оешмаларының җайга салынулы эшчәнлек алып бару өчен кирәкле контрольдә тотылырга тиешле чыгымнарының база күләмен һәм аналогларны чагыштыру ысулын кулланып операион, контрольдә тотылырга тиешле чыгымнарның нәтиҗәлелек индексын билгеләү буенча методик күрсәтмәләр проекты (алга таба – Аналогларны чагыштыру ысулын куллану буенча методик күрсәтмәләр) буенча җәмәгатьчелектә фикер алышу уздырылып, проект Россия Энергетика министрлыгына һәм Россия Икътисадый үсеш министрлыгына килештерүгә җибәрелде.
Шул рәвешле, җайга салуның чираттагы озак сроклы чорына, операцион (контрольдә тотылырга тиешле) чыгымнарның база күләмен билгеләү ягыннан, озак сроклы параметрларны билгеләү максатыннан чыгып, шулай ук №750 карарның 5 пунктындагы 2 абзацы таләпләрен үтәү йөзеннән, шул исәптән, Аналогларны чагыштыру ысулын куллану буенча методик күрсәтмәләр проекты нигезләмәләренә дә таянырга була, дип исәплибез.
Шукл ук вакытта №953 карарның 2 пункты нигезендә Россия Федераль тарифлар хезмәте белән килешенеп билгеләнгән территориаль челтәр оешмаларының контрольдә тотылырга тиешле чыгымнарының база күләмен яңадан карау таләп ителми.
№750 карарның 5 пунктындагы 3 абзацына кагылышлы рәвештә, электр энергиясенең технологик чыгымы (югалтулар) күләмен яңадан карау буенча шуны хәбәр итәбез: электр энергиясенең технологик чыгымы (югалтулар) күләме Бәя кую нигезләренең 38 пунктына туры китереп билгеләнә.
Шулай итеп, җайга салу органнары электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифлары кирәкле тулаем керемне озак сроклы индексацияләү ысулын куллану нигезендә билгеләнә торган территориаль челтәр оешмалары өчен генә 2015 елның 1 гыйнварыннан җайга салуның озак сроклы параметрын – электр энергиясенең технологик чыгымы (югалтулар) күләмен яңадан карау турында карар кабул итәргә тиеш.
Шуны да игътибарыгызга җиткерәбез: эшчәнлекләрен җайга салу инвестицияләнгән капиталның табышлылык ысулын куллану нигезендә хәл ителә торган территориаль челтәр оешмалары өчен җайга салуның озак сроклы параметры булып №750 карарның 5 пункты нигезләмәләре кысаларында яңадан каралмый торган технологик чыгым (югалтулар) (2014 елдан башлап, җайга салуның беренче һәм (яки) шуннан соңгы озак сроклы чорлары өчен – электр челтәрләре аша тапшырганда электр энергиясен югалтулар дәрәҗәсе) нормативы тора.
Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: №750 карарның 4 пунктын үтәү йөзеннән, Россия Энергетика министрлыгының 30.09.2014 ел, №674 боерыгы нигезендә, территориаль челтәр оешмаларының электр челтәрләре аша электр энергиясен тапшырганда электр энергиясен югалтулар нормативлары расланды.
Мәгълүмати хат һәм бу хакта тулырак язма Россия Федераль тарифлар хезмәте сайтында (http://www.fstrf.ru/press/news/1891) урнаштырылган.