Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисаплар ясау өчен электр энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә индивидуаль тарифларны килештерү турында.

2. Тоташтырыла торган җылылык нагрузкасы егәрлеге берәмлеге исәбеннән  “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне килештерү турында.

3. Тоташтырыла торган җылылык нагрузкасы егәрлеге берәмлеге исәбеннән  “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖ җылылык белән тәэмин итү системасына тоташтыруга түләүне килештерү турында.

4. “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны килештерү турында.

5. “Суүткәргеч-канализация һәм энергетика хуҗалыгы” ААҖнең үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны килештерү турында.

6. “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖнең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны килештерү турында.

7. “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖнең үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны килештерү турында.

8. Казан шәһәре “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны килештерү турында.

9. Казан шәһәре “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга (технологик тоташтыру) тарифларны килештерү турында.

10. “Даими яки вакытлыча гына стационар булмаган социаль хезмәтләр күрсәтүгә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйләрендә социаль хезмәт күрсәтү” дәүләт хезмәтеннән файдаланучыларга күрсәтелә торган гарантияләнгән социаль хезмәтләр күрсәтү исемлегендәге социаль хезмәтләр күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.

11. 2015 елга Татарстан Республикасында торакка һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләүнең төбәк стандартлары турында.

12. Эчәргә яраклы суга, техник суга, ташландык суларны агызуга, ташландык суларны транспортлауга тарифларны килештерү турында.

(Алексеевск МР: “Алексеевск водоканалы” ААҖ; Әлки МР:

“Әлки коммуналь челтәрләре” ҖЧҖ; Әлмәт МР: “УПТЖ для ППД” ҖЧҖ; Бөгелмә МР: “Нефтьче” идарәче компаниясе” ҖЧҖ; Буа МР: “Буа водоканалы” ЯАҖ; Югары Ослан МР: “Югары Ослан районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ; Алабуга МР: “Алабуга водоканалы” МУП; “Алабуга автомобиль заводы” җитештерү берләшмәсе” ААҖ; “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона” ААҖ; Зеленодол МР: “МКД Сервис” ҖЧҖ; “Водоканалсервис” ААҖ филиалы - “Зеленодол водоканалы”, “Осиново инженерлык челтәрләре” ААҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казан “Оргсинтез” ААҖ; “Генерацияләү компаниясе”ААҖнең Казан ТЭЦ-1; Лениногорск МР: “Бәкер” санаторие ЛПУП; Мамадыш МР: “Мамадыш водоканалы” ААҖ; “Просто молоко” идарәче компаниясе ҖЧҖнең “Мамадыш сыр-май комбинаты” филиалы; Менделеев МР: “Тихоново-сервис” торак милекчеләре ширкәте; Түбән Кама МР: “Водоканал-КП” ҖЧҖ, “Жилкомсервис” ҖЧҖ; Яңа Чишмә МР: “Яңа Чишмә МПП ЖКХ” ҖЧҖ; Саба МР: “Саба МПП ЖКХ” ААҖ; “Саба районы  Шәмәрдән МПП ЖКХ” ААҖ; Спас МР: “УКС” ААҖнең “Спас” филиалы; Тәтеш МР: “Тәтеш водоканалы” ААҖ; Чистай МР: “Стройтех ЯАҖнең “Чистай водоканалы” филиалы).

13. 2015 елга “ТеплоСервис” ҖЧҖ тарафыннан  җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.

14. 2015 елга кулланучыларга “Индустриаль парк - Сервис идарәче компаниясе”ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык китерүчегә тарифларны килештерү турында..

15. 2015 елга кулланучыларга җылылык белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан җибәрелә торган җылылык энегиясенә (егәрлек) тарифларны килештерү турында.

(Баулы МР: “Татгазэнерго” ЯАҖнең “Баулы” филиалы; Бөгелмә МР: “Бөгелмә №1 икмәк продуктлары комбинаты” ЯАҖ; “Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Буа МР: “Буа җылылык челтәрләре предприятиесе” ААҖ; Алабуга МР: “Алабуга Сөте2 ААҖ; Зеленодол МР: “Серго исемендәге завод җитештерү берләшмәсе” ААҖ; “Нурлат МПП ЖКХ” МУП; “Зеленодол җылылык челтәрләре предприятиесе”ААҖ; Лениногорск МР: “Шөгер МПП” ААҖ; Менделеев МР: “Татгазэнерго” ЯАҖнең “Менделеев” филиалы; Минзәлә МР: “Минзәлә районы коммуналь челтәрләре” ААҖ; “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге: “КамгэсЗЯБ” ҖЧҖ; Сарман МР: “Җылылык челтәрләре” ҖЧҖ; Ютазы МР: “Теплосервис” МУП; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казан вертолет заводы” ААҖ; “Татфлот” суднолар йөрү компаниясе” ААҖ, “Теплоконтроль” ААҖ; “Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе” ААҖ, “Казанькомпрессормаш” ААҖ, “РЖД” ААҖ филиалы – Җылылык-су белән тәэмин итү буенча үзәк дирекциясенең җылылык-су белән тәэмин итү буенча Горький дирекциясе Казан территориаль участогы, Пивоварня Москва -Эфес” ЯАҖ).

16. 2015-2017 елларга Татарстан Республикасында кулланучыларга җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.

(Арча МР: “Яңа Кенәр МПП ЖКХ” ААҖ, “Тепло-Сервис” ҖЧҖ; Әтнә МР: “Әтнә ЖКХ” МУП; Кукмара МР: “ВодоТехноСервис” ҖЧҖ; “Казан шәһәре” муниципаль берәмлеге: “Казан Кремле” музей-тыюлыгы” ГБУ).

Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International