Россия Төзелеш министрлыгы йортның гомуми ихтыяҗлары өчен коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү турында аңлатты

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Төзелеш министрлыгы шуны искә төшерә: күп фатирлы йортта (МКД) гомуми мөлкәтне карап тоту чыгымнарын, шул исәптән йортның гомуми ихтыяҗларына туры килә торган коммуналь хезмәтләр күрсәтү чыгымнарын күп фатирлы йорттагы торак милекчеләре күтәрә.

МКДның гомуми файдаланудагы урыннарында электр энергиясе чыгымы катлар арасындагы баскыч мәйданчыкларын, түбәләр, подвалларны яктырту һәм алар өчен башка максатларда энергия тоту, домофоннарны электр белән тәэмин итеп тору чыгымнарын гына түгел, бәлки йорт эчендәге электр челтәрләрендә технологик югалтуларны да үз эченә ала.

МКДда яшәүчеләр коммуналь хезмәтләргә фактта куллану нигезендә түли. Түләү кешеләрнең үз торагы эчендә кулланган өчен һәм йортның гомуми ихтыяҗлары өчен аерым-аерым исәпләнелә.

МКДда йортның гомуми ихтыяҗлары өчен коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү күләме йортның гомуми исәпләгече күрсәткечләре нигезендә, исәпләгеч булмаган очракта – төбәк хакимияте органнары тарафыннан расланыла торган куллану нормативы буенча билгеләнә.

Эш башкаручы (идарәче оешма, ТСЖ, ЖСК) ай саен, агымдагы айның 23 еннән 25 нче числосына кадәрге чорда, мондый исәпләгеч күрсәткечләрен алырга һәм күрсәткечләрне учет журналына кертергә тиеш. Шулай ук кулланучыга, таләбе нигезендә, 1 эш көне эчендә мондый мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге бирергә һәм мондый мәгълүматның сакланылышын кимендә 3 ел дәвамында  тәэмин итеп торырга тиеш.

Эш башкаручы шулай ук теләсә кайсы кулланучыга 3 эш көне эчендә соралган расчет чорлары өчен коммуналь ресурсларны куллануның айлык күләмнәре турында язмача мәгълүмат тапшыруга бурычлы.

Гражданинның ЖКУ өчен түләү чыгымнары гаиләнең җыелма керемендә чыгымнарның рөхсәт ителгән нормасыннан артып киткән очракта, ул ЖКУ өчен түләүгә дәүләттән субсидия алуга хокуклы була.

Субсидияләр гражданнарга торакка һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә түләү өчен бурычлары булмаганда яки гражданнар тарафыннан аны түләү буенча килешүләр төзегән һәм аларны үтәгән очракта бирелә.


(http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_127187/#utm_campaign=hotdocs&utm_source=consultant&utm_medium=email&utm_content=body)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International