22 ноябрьдә ТР Хөкүмәт йортында “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” бәйгесе, бәйге нигезләмәсенә туры китереп, ел саен Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте абруен үстерү, дәүләт идарәсенең алдынгы тәҗрибәсен җәелдерү, иң яхшы һөнәри күнекмәләргә, белемнәргә ия булган гражданлык хезмәткәрләрен ачыклау һәм бүләкләү максатыннан чыгып уздырыла.
Быел бәйге 6 номинация: тармакара идарә, законлылыкны, халыкның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү өлкәсендә идарә, икътисадның реаль секторында идарә, социаль өлкәдә идарә, дәүләт органнарының хокукый һәм кадрлар белән тәэмин итү эшчәнлеге, дәүләт органнарының оештыру, мәгълүмати, документация, финанс-икътисадый, хуҗалык эшчәнлеген һ.б. тәэмин итү номинацияләре буенча үткәрелде. Моннан тыш һәр номинация, бәйгедә катнашучының вазыйфасына бәйле рәвештә, ике категориягә бүленде.
Бәйгедә катнашучылар ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе хөкеменә үзләренең хезмәтләрен (барлыгы - 90 хезмәт) тапшырды, соңыннан шуның 35е сайлап алынды, ә инде 12 иң яхшы хезмәт авторы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан бүләкләр алуга иреште. “Тармакара идарә” номинациясендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының технологик тоташтыруга түләүне җайга салу һәм контрольдә тоту бүлеге начальнигы Ильвира Шакирҗанова иң яхшы дәүләт хезмәткәре исеменә лаек булды.
ТР Президенты, җиңүчеләрне бүләкләп, республикабызда дәүләт идарәсенең нәтиҗәсен яхшырту өчен мондый бәйгеләр үткәрүнең мөһимлеген басым ясап әйтте.