Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты шуны хәбәр итә: Федераль тарифлар хезмәтенең 31 октябрь, 2014 ел, №1882-э боерыгы (сылтама) нигезендә, Татарстан Республикасының “Балтач күп тармаклы торак-коммуналь хуҗалык производство предприятиесе” ААҖ оешмасы Табигый монополияләр субъектлары реестрына кертелде.
Әлеге оешмага карата табигый монополияләр субъекты эшчәнлегенә дәүләти җайга салу һәм контрольлек кертелде.
Сылтама (http://www.fstrf.ru/about/activity/control/4/2/1844)