Казанда кайбер автобус маршрутларының хәрәкәт схемасы үзгәрә

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

24 ноябрьдән шәһәрдә кайбер автобус маршрутларының хәрәкәт схемасы үзгәрә. Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, хәрәкәт схемасы Казандагы урам-юл челтәренең кайбер участокларында хәрәкәтне оештырудагы үзгәрешләргә, шулай ук шәһәрдә яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләренә һәм пассажирлар ташкынына мониторинг нәтиҗәләренә бәйле рәвештә үзгәртелә.

24 ноябрьдән “Җиңү Проспекты метро станциясе - “Полет” кафесы” 3 нче автобус маршруты ачыла.

“Әмәт метро станциясе” - Вокзал яны” 2 нче автобусы  бер юнәлештә Сәетгалиев ур – Б.Шаһиди ур. - Чернышевский ур. - Мәскәү ур. аша,шуннан соң элекке маршруты буенча йөриячәк.

ЦУМ – Әйбер базары” 5 нче автобусы Себер тракты урамы аша Халитов урамына кадәр йөриячәк, маршрут атамасы “ЦУМ – Халитов урамы” дип аталачак.

“Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йорты – Яфраклы урамы” 19 нчы автобусы бер юнәлештә Ю.Фучик ур. - Нокса тавы  - Яфраклы ур. аша, шуннан соң элекке маршруты буенча йөриячәк.

“Можайский ур.  - Ферма-2 тимер юл күпере” 22 нче автобусы бер юнәлештә Горький шоссесы  -Можайский ур.  -Пархоменко ур, шуннан соң элекке маршруты буенча, кире юнәлештә А.Пархоменко ур. - Можайский ур. - Горький шоссесы урамнары аша йөриячәк.

“Р.Яхин ур. - Мирный тимер юл күпере” 23 нче автобусы бер юнәлештә Мәскәү ур. - Р.Яхин ур. аша, шуннан соң  элекке маршруты буенча йөриячәк.

“Дуслык тыкрыгы - “Лагерная” станциясе” 30 нчы автобусы бер юнәлештә Сәетгалиев ур. – Б.Шаһиди ур. – Чернышевский ур. - Мәскәү урамы аша, шуннан соң элекке маршруты буенча йөриячәк.

“Ферма-2 тимер юл күпере  - Дербышки тимер юл күпере” 34 нче автобусы бер юнәлештә хәрәкәт схемасын үзгәртеп, Себер тракты – Халитов ур. - Журналистлар ур – Себер тракты аша, шуннан соң элекке маршруты буенча йөриячәк.

“9а микрорайоны – Профилакторий” 46 нчы автобусы бер юнәлештә Ю.Фучик ур. - Академик Завойский ур. - Комиссар Габишев ур. - Р.Зорге ур. - Ю.Фучик ур. аша, шуннан соң элекке маршруты буенча йөриячәк һәм маршрут атамасы “Универсиада авылы  - Профилакторий” дип үзгәртеләчәк.

“Р.Яхин ур. - Петровский тимер юл күпере” 56 нчы автобусы бер юнәлештә хәрәкәт схемасын үзгәртеп, Мәскәү ур. - Р.Яхин ур. аша, шуннан соң элекке маршруты буенча йөриячәк. “Комиссар Габишев ур. - Левченко тимер юл күпере” 63 нче автобусы бер юнәлештә хәрәкәт схемасын үзгәртеп, Сәетгалиев ур. - Шаһиди ур. - Чернышевский ур. - Мәскәү ур. аша, шуннан соң элекке маршруты буйлап йөриячәк.

“Р.Яхин ур.  – Вознесенское тимер юл күпере”  68 нче автобусы хәрәкәт схемасын үзгәртеп, тимер юл вокзалы – Р.Яхин ур. - Г.Исхакый ур. - Т.Гыйззәт ур. - Б.Шаһиди ур. - Г.Тукай ур. аша, шуннан соң бер юнәлештә элекке маршруты буенча  - Г.Тукай ур. - Б.Шаһиди ур. - тимер юл вокзалы аша, шуннан соң кире юнәлештә элекке маршруты буенча йөриячәк, маршрут атамасы “Тимер юл вокзалы – Вознесенское тимер юл күпере” дип үзгәртеләчәк.

“Техническая ур. - Профилакторий” 72 нче автобусы бер юнәлештә Сәетгалиев ур . - Б.Шаһиди ур. - Чернышевский ур. - Мәскәү ур. аша, шуннан соң элекке маршруты буенча йөриячәк.

“Әйбер базары – Төньяк тимер юл күпере” 76 нчы автобусы хәрәкәт схемасын үзгәртеп, Халитов ур. - Себер тракты  - Ямашев проспекты  аша, шуннан соң бер юнәлештә элекке маршруты буенча – Ямашев пр. - Себер тракты – Халитов ур. аша, шуннан соң кире юнәлештә элекке маршруты буенча йөриячәк, маршрут атамасы “Халитов ур. - Төньяк тимер юл күпере” дип үзгәртеләчәк.

“Волгоград ур. - Крутушка тимер юл күпере” 78 нче автобусы бер юнәлештә Декабристлар ур. - Волгоград ур. аша, шуннан соң элекке маршруты буенча йөриячәк.

 

“Г.Тукай мәйданы – Көек” 90 нчы автобусы, хәрәкәт схемасын үзгәртеп, бер юнәлештә Пушкин ур. - Татарстан ур . аша, шуннан соң элекке маршруты буенча,Татарстан ур. - Пушкин ур. аша, шуннан соң кире юнәлештә элекке маршруты буенча йөриячәк, маршрут атамасы “Татарстан ур. - Көек” дип үзгәртеләчәк.

“МКДЦ — Академик Завойский ур.” 95 нче автобусы хәрәкәт схемасын үзгәртеп,  бер юнәлештә Ак.Завойский – Ю.Фучик ур. - Р.Зорге ур. - Дубравная ур. - Җиңү Проспекты – Р.Зорге ур. - Бертуган Касыймовлар ур. - Х.Мәүлетов ур. - профессор Г.Камай ур. - Карбышев ур. - 2-я Туринская ур. - МКДЦ аша, шуннан соң элекке маршруты буенча, кире юнәлештә МКДЦ — 2-я Туринская ур. - Карбышев ур. - Прфессор Камай ур. - Х.Мәүлетов ур. - Бертуган Касыймовлар ур. - Р.Зорге ур. - Җиңү Проспекты  - Дубравная ур. - Р.Зорге ур. - Ю.Фучик ур. - Академик Завойский ур. аша, шуннан соң элекке маршруты буенча йөриячәк.

24 ноябрьдән “Җиңү Проспекты – Самосырово зираты” 87 нче, “Җиңү проспекты – Привольный тимер юл күпере” 90а, “Ленин исемендәге КДК - “Казан” халыкара аэропорты” 97 нче һәм “Г.Тукай метро станциясе – Җиңү Проспекты” 99 нчы автобус маршрутлары ябыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International