Торак һәм коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләренең X Бөтенроссия юбилей форумы

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе
2014 елның 11-12 декабрендә Мәскәү шәһәренең “Измайлово” кунакханә комплексында торак һәм коммуналь хуҗалык предприятиеләре җитәкчеләренең X Бөтенроссия юбилей форумы уздырыла.
Форум, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының эшмәкәрлек һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты һәм “Ачык диалог” компанияләре төркеме белгечләре белән берлектә,   барлык типтагы һәм дәрәҗәләрдәге торак һәм коммуналь учреждениеләр җитәкчеләре өчен махсус уйлап табылды. Әлеге чара  Россия законнарындагы яңалыклар буенча фикер алышу һәм предприятиеләр җитәкчеләре алдында көн саен туып торган проблемаларны хәл итү юлларын эзләү өчен бик кулай мәйданчык булып тора. Очрашуда белгечләр максималь дәрәҗәдә узара аңлашуга, Россиянең торак-коммуналь хуҗалыгын сыйфатлы үстерүгә, тармакны даими моденизацияләү шартларында эш нәтиҗәсен арттыруга, шулай ук ахыр кулланучыларга хезмәтләр күрсәтүнең мөмкинлеген арттыруга һәм сыйфатын  яхшыртуга ирешү өчен югары хөкүмәт органнары белән төбәкләр хакимиятләре арасындагы эшнең нәтиҗәле системасын булдыру өчен нәрсәләрнең кирәклеге турында фикер алышачак.
Форумда ЖКХ учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, төбәкләр министрлыклары һәм ведомстволары, тармак эшен үз карамагында тотучы җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, күзәтчелек органнары вәкилләре, фәнни һәм тикшеренү институтлары вәкилләре, шулай ук профильле ассоциацияләр һәм коммерциясез партнерлыклар белгечләре катнаша.
Форумда абруйлы экспертларның: Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы, РФ Дәүләт Думасының Торак һәм коммуналь хуҗалык комитеты, Федераль тарифлар хезмәте вәкилләренең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге  һ.б мәсьәләләр буенча чыгышлар ясавы көтелә. 
Форумның максаты
Максималь дәрәҗәдә узара аңлашуга ирешү өчен югары хөкүмәт органнары белән төбәкләр хакимиятләре арасындагы эшнең нәтиҗәле системасын булдыру;
Россия Федерациясендә торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүне сыйфатлы үстерүгә ирешү;
Тармакны даими модернизацияләү шартларында эш нәтиҗәсен һәм сыйфатын яхшырту;
Ахыр кулланучылар өчен хезмәтләр күрсәтүнең мөмкинлеген һәм сыйфатын арттыру.
Форумда тикшереләчәк төп мәсьәләләр:
2015 елда торак һәм коммуналь хуҗалыкны үстерү перспективалары;
Лицензияләүнең тәүге тәҗрибәсе;
Максималь дәрәҗәдәге сыйфатка ничек ирешергә;
Торак һәм коммуналь хуҗалыкта хезмәтләр күрсәтүгә түләүне исәпләүнең яңа нормалары нәрсәгә китерә;
Кризиска каршы идарәгә ничек күчәргә һәм бюджет дефицитыннан ничек котылырга;
Күп фатирлы йортлар белән идарә итү турында барлык мәсьәләләр.
Бу хакта тулы мәгълүматлар белән сайтта (http://www.forum-gkh.ru/) танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International