Җайга салынулы оешмаларга

2014 елның 21 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты  2014 елның 1 октябреннән Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының 30.06.2014 ел, №398 нче боерыгы үз көченә керүен, аның нигезендә түбәндәгеләрнең раслануын хәбәр итә:

- Дәүләт һәм муниципаль берәмлек катнашында оешмаларның энергетика нәтиҗәсен арттыру һәм энергияне сак тоту өлкәсендәге программа формасына һәм аны тормышка ашыруның барышы турында хисап тотуга карата таләпләр;

- Эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалар өчен  энергетика нәтиҗәсен арттыру һәм энергияне сак тоту өлкәсендәге программа формасына һәм аны тормышка ашыруның барышы турында хисап тотуга карата таләпләр.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты шуны да искә төшерә: “Энергияне сак тоту һәм Россия Федерациясенең аерым законнар актларына үзгәрешләр кертү турында” 23.11.2009 ел, №261-ФЗ Федераль закон нигезендә, энергияне сак тоту программалары эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче барлык оешмалар тарафыннан эшләнеп расланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International