Электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк тарифларның чик дәрәҗәләре билгеләнде

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

“2015 елга электр энергиясен җитештерүнең билгеләнгән генерацияләү егәрлеге 25 мегаватт һәм аннан күбрәк булган җылылык энергиясе чыганаклары тарафыннан электр һәм җылылык энергиясен катнаш эшләп чыгару режимында җитештерелә торган җылылык энергиясенә (егәрлек) тарифларның чик күләмнәрен билгеләү турында” 10.10.2014 ел, №226-э/2 Россия Федераль тарифлар хезмәте боерыгы кабул ителде.

Тарифларның чик күләмнәре РФ субъектлары буенча уртача, җылылык китерүче төрләре, парның термодинамик параметрлары (температурасы, басымы) һәм үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системалары буенча дифференциацияләүне исәпкә алмыйча билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International