Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 01.11.2014 ел, №2222-р боерыгы нигезендә, 2015 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган уртача түләү күләмен үзгәртүнең чик индекслары һәм 2015-2018 елларга аерым муниципаль берәмлекләр буенча әлеге индекслардан тайпылуларның рөхсәт ителә торган чик күләмнәре расланды.
2015 елның 1июленнән Татарстан Республикасы буенча гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кертелә торган түләү күләмен үзгәртүнең уртача индексы 9% тәшкил итә.