Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүче оешмалар тарафыннан халыкка җиткерелергә тиешле мәгълүмат ачу зарурилыгы турында

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты “Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары турында” 17.01.2013 ел, №6, “Җылылык белән тәэмин итүче оешмалар, җылылык челтәрләре оешмалары һәм җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында” 05.07.2013 ел, №570, “Коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартлары турында” 30.12.2009 ел, №1140 Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары нигезендә расланган мәгълүмат ачу стандартларын үтәү зарурилыгы турында тагын бер кат исегезгә төшерә.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 19.8.1. статьясындагы 1 өлеше нигезендә, табигый монополияләр субъектлары һәм (яки) коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан җайга салынулы эшчәнлек турында мәгълүмат ачуның билгеләнгән стандартларын һәм  мәгълүмат тапшыру һәм (яки) тутыру формаларын бозу,  табигый монополияләр субъектлары һәм (яки) коммуналь комплекс оешмалары тарафыннан мәгълүмат тапшыру срокларын һәм вакыт аралыкларын бозуны кертеп, вазыйфаи затларга биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затларга – йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International