ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сезнең игътибарга “РОССИЯ ТӨБӘКЛӘРЕ” төбәк икътисады һәм социаль өлкә тармакларының инвестицион мөмкинлекләре базасын формалаштыру турында мәгълүмат ирештерүне (сайт: kremlinrus.ru) кирәк дип тапты.
Россия Федерациясе субъектлары инвестицион мөмкинлекләренең әлеге базасына территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицион яктан үстерү, сәнәгатьне һәм инфраструктураны яңарту, заманча эш урыннарын булдыру һәм Россия Федерациясе гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту мәсьәләләрендә төбәкләр хакимияте органнарының һәм муниципаль берәмлекләрнең казанышлары турында бушлай мәгълүмат кертелә.
“РОССИЯ ТӨБӘКЛӘРЕ” төбәк икътисады һәм социаль өлкә тармакларының инвестицион мөмкинлекләре мәгълүмати базасы Россия Федерациясенең һәрбер субъектына һәм муниципаль берәмлегенә аерым якын килүне тәэмин итү, аның үсеше, кадрлар, социаль-икътисадый һәм инвестицион мөмкинлекләре үзенчәлекләрен анализлау өчен өстәмә ресурс булып тора.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты, югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, сезгә kremlinrus.ru сайты белән танышырга тәкъдим итә.