Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә

2014 елның 10 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты шуны хәбәр итә: “Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәтләр күрсәтүне сатып алулар турында” 18 июль, 2011 ел, №223-ФЗ Федераль закон (12.03.2014 елгы ред.) нигезендә, җайга салынулы оешмаларга сатып алулар турында мәгълүматны бердәм мәгълүмати ресурста урнаштырырга кирәк.

Әлеге Федераль закон нигезендә сатып алуларны хәл итүче юридик затларга мәгълүмат урнаштыру өчен Татарстан Республикасы бердәм мәгълүмати ресурсы сыйфатында “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге сайт ( www.223.agzrt.ru) билгеләнгән. Татарстан Республикасында җайга салынулы оешмаларга әлеге сайтта сатып алулар турында нигезләмәләрне (сатып алуларны хәл итү турында извещениеләр белән), документлар, шулай ук тиешле беркетмәләрне урнаштырырга кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International