ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Техник планнарны әзерләү проблемалары. Тарифларны җайга салу һәм геодезик күзәтчелек өлкәсендә кадастр фирмаларын тикшерү методикалары” дигән семинарда катнашты

2014 елның 4 ноябре, сишәмбе

2014 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының административ практика бүлеге начальнигы  кадастр инженерлары өчен “Росреестр”ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсендәге конференц-залда үткәрелгән “Техник планнарны әзерләү проблемалары. Тарифларны җайга салу һәм геодезик күзәтчелек өлкәсендә кадастр фирмаларын тикшерү методикалары” дигән семинарда катнашты.

Семинар барышында кадастр инженерлары эшендә килеп чыга торган мәсьәләләр һәм проблемалар буенча, шул исәптән Татарстан Республикасында кадастр эшләренә бәяләрне җайга салу һәм Дәүләт комитеты тарафыннан расланган кадастр эшләрендә максималь дәрәҗәдә чик бәяләрне куллануга тикшерүләр үткәрү тәртибе турында фикер алышу булды.

Әлеге чараны уздыру Татарстан Республикасы территориясендә җир кишәрлекләренә карата кадастр эшләренә максималь дәрәҗәдә чик бәяләрне яңа күләмдә билгеләүне күздә тоткан Дәүләт комитетының 18.07.2014 ел, № 9-1/нпс карары кабул ителү сәбәпле чиктән тыш мөһимгә әйләнде.

Семинарда шулай ук “Росреестр” ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе һәм “Кадастр инженерлары берләшмәсе” коммерциясез партнерлыгы үзкөйләнешле оешмасы вәкилләре катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International