Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2014 елның 31 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. 2014 елга кулланучыларга “Энергоцентр Майский” ЯАҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

2. 2015 елга кулланучыларга “Энергоцентр Майский” ЯАҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны билгеләү турында.

3. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.

4. “Инженерлык технологияләре” РСК” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифны билгеләү турында.

5. “Су белән тәэмин итү һәм канализация үзәге” ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

6. “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ өчен техник суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү турында.

Карап тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Алар дәүләт теркәвенә алынганнан соң массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарылачак һәм Дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International