2014 елның 20-22 ноябрендә Мәскәүнең Кунаклар утары (Гостиный двор) территориясендә “Энергетиканың нәтиҗәсен арттыру һәм энергияне сак тоту” ENES 2014 Халыкара форумы үткәреләчәк. ENES форумы илдә энергетика компанияләре һәм бизнес-бергәлекләр, дәүләт хакимияте вәкилләрен һәм дәрәҗәле халыкара экспертларны бергә җыйган төп профессиональ мәйданчык булып тора.
Татарстан Республикасы ENES форумында инде менә икенче тапкыр катнаша.
Быел Татарстан Республикасы ENES форумының күргәзмә өлеше кысаларында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәсен арттыру өлкәсендә республиканың эш нәтиҗәләре белән таныштырачак.
Бу эшкә Татарстан Республикасы тармак министрлыклары һәм ведомстволарын, шулай ук Казан “Оргсинтез” ААҖ, Түбән Кама “Нефтехим” ААҖ, “Татнефть” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ, “Челтәр компаниясе” ААҖ кебек әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләрен җәлеп итү күздә тотыла.
2014 елда, форум кысаларында беренче тапкыр буларак, ENES энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәсен арттыру өлкәсендә тормышка ашырылган проектларның Бөтенроссия конкурсы уздырылачак. Конкурс энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәсен арттыру өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен чагылдырган 22 номинация буенча үткәрелә.
Җиңүче Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы сайтында ачык интернет-тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.
Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү ENES 2014 форумын үткәрү чорында федераль министрлыклар вәкилләре катнашында хәл ителәчәк.
Бу җәһәттән тулырак мәгълүмат белән түбәндәге адрес буенча танышырга була: http://enes-expo.ru/ru/vserossijskij-konkurs-proektov.html