Федераль башкарма хакимияте органнары тарафыннан норматив-хокукый актлар проектларын эшләү турында мәгълүмат һәм алар буенча җәмәгатьчелек тарафыннан фикер алышу нәтиҗәләрен урнаштыру өчен бердәм портал сайтында “Электр энергиясен күпләп һәм ваклап сату базарлары субъектлары тарафыннан мәгълүмат ачу стандартларына үзгәрешләр кертү турында” Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты урнаштырылган.
Федераль башкарма хакимияте органнары тарафыннан норматив-хокукый актлар проектларын эшләү турында мәгълүмат һәм алар буенча җәмәгатьчелек тарафыннан фикер алышу нәтиҗәләрен урнаштыру өчен бердәм порталның (regulation.gov.ru) федераль башкарма хакимияте органнарының мәгълүмати яктан ачыклыгын көчәйтү һәм гражданнарның, аларның берләшмәләренең һәм оешмаларның дәүләт эшләре белән идарә итүдә күбрәк катнашуын тәэмин итү максатында оештырылганлыгын билгеләп үтик.
Сылтама:
Проект-http://regulation.gov.ru/project/19712.html?point=view_project&stage=2&stage_id=13677