Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2014 елга кулланучыларга, башка җылылык белән тәэмин итү оешмаларына “Энергоцентр Майский” ЯАҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
2. 2015 елга кулланучыларга, башка җылылык белән тәэмин итү оешмаларына “Энергоцентр Майский” ЯАҖ тарафыннан җибәрелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
3. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.
4. “Инженерлык технологияләре” РСК” ҖЧҖ тарафыннан җибәрелә торган кайнар су белән тәэмин итүнең ябык системаларында кайнар суга тарифны килештерү турында.
5. “Су белән тәэмин итү һәм канализация үзәге” ҖЧҖ өчен эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
6. “ЧАЛЛЫ ВОДОКАНАЛЫ” ЯАҖ өчен техник суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
7. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны килештерү турында.
8. 2015 елга катнаш булмаган режимда җитештерелә торган җылылык энергиясенә тарифларны килештерү турында.
9. Катнаш булмаган режимда җитештерелә торган җылылык энергиясен тапшыру хезмәте күрсәтүгә тарифларны килештерү турында.
Барлык мәсьәләләр дә Килештерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан килештерелеп, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсенә карап тикшерүгә чыгарылды.