Казанда “Южный” автовокзалы кышкы расписаниегә күчә

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Пассажирлар ташуга берникадәр үзгәрешләр кертелә.

15 октябрьдән “Южный” автовокзалы кышкы расписаниегә күчә. Шуңа күрә пассажирлар ташуга берникадәр үзгәрешләр кертелә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының мәгълүмат хезмәте.

“Южный” автовокзалы пассажирларга хезмәт күрсәтүне яхшырту өчен автобусларның хәрәкәт графигын үзгәрткән.

Моннан тыш ноябрь бәйрәмнәренә ихтыяҗ аеруча зур булган маршрутлар өчен өстәмә рейслар оештырылачак. Яңа расписание турында тәфсилле мәгълүмат белән автовокзалның белешмәләр алу хезмәте аша танышырга була.

http://kazantransport.ru/news/590/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International