ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчелеге “2014 елда тарифларны җайга салу һәм 2015 елга дәүләти җайга салу органнары бурычлары” дигән темага Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә катнашты

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

16-17 октябрьдә Сочи шәһәрендә Краснодар крае Төбәк энергетика комиссиясе  - бәяләр һәм тарифлар департаменты, Федераль тарифлар хезмәте ярдәмендә “2014 елда тарифларны җайга салу һәм 2015 елга дәүләти җайга салу органнары бурычлары” дигән темага Бөтероссия семинар-киңәшмәсе булып узды.

Федераль тарифлар хезмәте җитәкчесе Сергей Новиков киңәшмәне ачып, алдагы чорга төп бурычны – дәүләти җайга салу өлкәләрендә гамәлдәге дәүләти мәгълүмат системаларын мәгълүмати яктан берләштерү аша интеграцияләнгән бердәм электрон җайга салу мохитен булдыру һәм гамәлгә кертү, шулай ук Җайга салынулы субъектлар һәм җайга салу органнары тарафыннан мәгълүмат ачуның бердәм дәүләт порталын булдыру бурычын җиткерде.

Сергей Новиков, 2014 елдагы эшчәнлеккә якынча йомгак ясап, бүген төп максатыбыз – кулланучыны яклау, дип басым ясап әйтте.

“Бу эшне аерым игътибар үзәгендә тотабыз, кулланучы нәрсә эшләнгәнне, нәрсәнең эшләнүен һәм нәрсәнең эшләнәчәген аңларга тиеш. Кулланучы нәрсә өчен түләвен, кая барып зарын җиткерә  алуын белеп торырга тиеш. Бу җәһәттән аңлаешлы һәм бик эзлекле эш алып барылырга тиеш”, - дип билгеләп үтте ул.

Төп докладлар белән шулай ук Федераль тарифлар хезмәте җитәкчеләре, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, инфраструктура оешмалары вәкилләре чыгыш ясады.

Киңәшмәдә Россия Федерциясе Хөкүмәте Аппараты, Россия Федерациясе Федераль Җыены, федераль башкарма хакимият органнары, Россия Федерациясе субъектлары администрацияләре, тарифларны дәүләти җайга салу өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, табигый монополияләр субъектлары, челтәр, энергия һәм газ белән тәэмин итү оешмалары, электр энергиясен җитештерүчеләр, гарантияле җибәрүчеләр, электр энергиясе сату буенча бәйсез компанияләр, экспертлар оешмалары вәкилләре катнашты.

Семинар-киңәшмә материаллары белән  танышырга була:  http://www.fstrf.ru/press/meeting/52

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International