“Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында”

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Федераль тарифлар хезмәте су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын (объектлар) файдалануга кертүне хәл итүче хосусый эшмәкәрләргә карата су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә тарифларны җайга салу өлкәсендәге законны куллануга бәйле мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирде

 

“Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу турында” 07.12.2011 ел, №416-ФЗ Федераль законның 2 статьясындагы 15 пункты нигезендә, салкын су белән тәэмин итүне  һәм (яки) ташландык суларны агызуны хәл итүче оешма (суүткәргеч–канализация хуҗалыгы) төшенчәсе үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) ташландык суларны агызу системаларыннан, мондый системаларның аерым объектларыннан файдалануны хәл итүче юридик затны аңлата.

Салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләре , шулай ук салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләре Федераль законның 31 статьясы нигезендә билгеләнгән.

Шул рәвешле әлеге Федераль законның нигезләмәләре үзәкләштерелгән салкын су белән тәэмин итү һәм (яки) ташландык суларны агызу системаларыннан, мондый системаларның аерым объектларыннан файдалануны хәл итүче хосусый эшмәкәрләргә карата кулланылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International