Кичә, 2014 елның 14 сентябрендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының юридик бүлеге хезмәткәрләре Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты базасында гражданлык суд тикшерүләре проблемаларына багышлап уздырылган “Түгәрәк өстәл”дә катнашты.
Чараны дәрәҗәле кунак – “Коньерс Дилл энд Пирман Лимитед” юридик компаниясенең (офисы Британиянең Виргин утравында урнашкан) суд тикшерүләре һәм реструктурлаштыру бүлеге җитәкчесе Марк Форте (ул шулай ук Россиянең кайбер зур компанияләре вәкиле булып тора) алып барды. “Түгәрәк өстәл” эшендә шулай ук университетның юридик факультеты укытучылары, Казан шәһәренең әйдәп баручы адвокатлары һәм юристлары катнашты.